Украинадагы махсус операциядә Татарстан егете капитан Илдар Сәйфуллин һәлак булган
Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында Татарстан Республикасының Ютазы районында туган гвардия капитаны Илдар Сәйфуллин һәлак булган. Бу хакта районның матбугат хезмәте социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтында хәбәр итте.
Илдар Сәйфуллинны соңгы юлга озату мәрасиме 8 июльдә 10.00 сәгатьтә «Сугышчы интернационалистлар истәлегенә» скверы янында узачак, дип хәбәр итә район хакимияте.
«Илдар Илдус улын Урыссу үзәк зиратында җирләячәкләр. Батырга Мәңгелек Дан!» – дип яза матбугат хезмәте.
Илдар Сәйфуллинның һәлак булу шартлары турында мәгълүмат бирелмәгән.