news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украинадагы махсус операция вакытында Татарстаннан запастагы сержант һәлак булган

Украинада махсус хәрби операция вакытында запастагы сержант Николай Савельев һәлак булган. Аның үлеме турындагы мәгълүматны Татарстанның Питрәч районы матбугат хезмәтендә расладылар.

Николай Савельев «Барс» составына үз теләге белән алынган. Ул 6 сентябрьдә һәлак булган, хәрбине Богородское авылында җирләгәннәр.

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Николай Александрович – Россия һәм Питрәч районы горурлыгы. Гаиләнең кайгысын һәм хәсрәтен хәзер бернинди сүзләр дә җиңеләйтмәс. Шулай да сез шуны белергә тиеш: аның батырлыгы мәңгегә безнең хәтердә калачак, татарстанлыларның күп буыны өчен батырлык һәм каһарманлык үрнәге булачак. Без барыбыз да кайгырабыз», – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы мәрхүмнең гаиләсенә.

 

Фото: © Питрәч хакимиятенең ВКонтакте аккаунтыннан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100