Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Украинада хәрби махсус операциядә һәлак булган чирмешәнле белән хушлаштылар
Чирмешәнле Евгений Зорин кораллы көчләр сафына үзе теләп, контракт буенча киткән. Ул быел, 1 июньдә солдат формасы кия. Донецк һәм Луганск республикаларын азат итү буенча махсус хәрби операция барышында 13 июльдә һәлак була.
Евгений Зоринга 42 яшь иде. Ул Күтәмә авылында туган, анда әти-әнисе яши. Солдатның хатыны, 12 яшьлек улы, 14 яшьлек кызы калды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы сайтында хәбәр ителә.
Рядовой Евгений Зоринны соңгы юлга хөрмәт күрсәтеп озатуда туганнары, авылдашлары, хезмәттәшләре, район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре, район халкы, Аксубай районыннан килгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары, дин әһелләре дә катнашты.
Хәрби хезмәткә киткәнче, Евгений Александрович «Нурлатнефть» оешмасында эшләгән. Армия хезмәте вакытында Төньяк Кавказда да булган.
«Ул Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерен бирде, батырларча һәлак булды. Евгений Александровичның туганнарының, якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз», - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район үзәгендәге Мәңгелек ут янында үткән кайгы митингысында.
Митингта федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Хәсәнов, Үзәк хәрби округы хәрби инспекторы Анатолий Молоствов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов һәм башкалар да чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз