news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Украинада махсус операциядә Татарстаннан парашют-десант батальоны санитары һәлак булган

Украинада махсус операция вакытында Татарстаннан киткән хәрби – парашют-десант батальонының өлкән санитары Велерий Ярухин һәлак булган. Кичә сержантны соңгы юлга озатканнар. Бу хакта республиканың Тәтеш районы администрациянә сылтама белән «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Сәләхова яза.

Валерий Ярухин Тәтеш районының Богдашкино авылында туган. Ул мәктәпне тәмамлаганнан соң Чабаксарда авыл хуҗалыгы академиясендә укыган, ә 2013 елда контракт буенча хезмәткә китәргә булган.

34 яшьлек хәрби хезмәткәр 20 майда һәлак булган. Ярухинның 5 һәм 13 яшьлек кызлары ятим калган.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100