news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Дмитрий Софроновны җирләделәр

Диңгез пехотасы бригадасы командиры урынбасары, полковник Дмитрий Софроновка 9 февральдә 45 яшь тулган.

Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Дмитрий Софроновны җирләделәр
Яшел Үзән районы матбугат хезмәте

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Дмитрий Софроновны Яшел Үзән районы Бело-Безводное авылында җирләделәр.

Яшел Үзән районында туып-үскән, диңгез пехотасы бригадасы командиры урынбасары, полковник Дмитрий Софронов 6 мартта хәрби постта һәлак булган.

«Хәрби кеше буларак, ул бик күп сугышларны узган, кайнар нокталарда булган. Аның эше иде ул. Һәр көн һәлак булу куркынычы булган. Аны якыннары да аңлагандыр дип уйлыйм. Без горурланабыз: ул — чын патриот. Без аның белән бер мәктәптә укыдык», — дип сөйләде Раифа авыл җирлеге башлыгы Илсур Нуриев.

Дмитрий Софроновның укытучысы Ольга Краснова да укучысы турында истәлекләр белән уртаклашты.

«Ул ихлас, якты кеше иде. Ул һәрвакыт көчсезрәкләрне яклады. Аның дуслары күп. Башка кешегә игелек теләгән кешегә генә шулай тартылалар бит. Аның гаиләсе дә бик әйбәт. Без аны онытмабыз, онытырга ярамый», — дип сөйләде ул.

Дмитрий Софроновны соңгы юлга озатырга туганнары, классташлары, хезмәттәшләре, авылдашлары килгән иде. Дмитрий Софроновка 9 февраль көнне 45 яшь тулган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100