Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Украинада кызамык белән авыручылар саны арткан
Россия кулланучылар күзәтчелеге Россия чиге аша үткәрү пунктларында санитар-карантин контролен көчәйткән.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Европа төбәгендә кызамык белән авыручылар саны арткан, дип хәбәр итә Россия кулланучылар күзәтчелеге Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа төбәк бюросы мәгълүматларына сылтама ясап.
Узган елның гыйнвар – октябрь айларында кызамык белән чирләүчеләр 2017 елгы күрсәткечтән өч мәртәбә арткан. Италия, Румыния, Германия һәм Украинада аеруча катлаулы вазгыять күзәтелә.
Украинада 2017 елның 11 аенда кызамык белән авыруның 3 мең 382 очрагы теркәлгән. Ивано-Франковск (1 мең 49 очрак), Одесса (931 очрак) һәм Карпат аръягы (416 очрак) өлкәләрендә хәл аеруча катлаулы. Әлеге чирдән биш кеше үлгән, шуларның өчесе – балалар.
Кызамык авыруының киң таралуында төп сәбәп – бу чиргә каршы прививканың барлык балалар арасында да ясалмавында, дип саныйлар Украина Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Россия кулланучылар күзәтчелеге Россия чиге аша үткәрү пунктларында санитар-карантин контролен көчәйткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз