Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Украина хәрбиләре колоннасын туктаткан танк экипажын Россия Герое исеменә тәкъдим иттеләр
РФ саклану министры Запорожье юнәлешендә дошманның үзләреннән өстен көчләре һөҗүмен кире каккан танк экипажы хәрбиләрен Россия Герое исеменә тәкъдим итте. Бу турыда РФ Саклану министрлыгы хәбәр итте.
Әлеге экипаж составында Татарстан хәрбие Рәсим Баксиков бар. Ведомствода хәбәр ителгәнчә, өлкән лейтенант Баксиков җитәкчелегендәге танк экипажы артиллериянең көчле уты астында кала, шуның аркасында механик-йөртүче яралана.
Экипаж командиры Баксиков яраланган хәрбине танктан алып чыгып, аңа беренче ярдәм күрсәтә. Ул механик-йөртүчене медицина төркеменә тапшыра, ә үзе аның урынын ала.
Торак пунктларның берсенә якынлашканда, лейтенант Леваков якындагы урман полосасында дошманның 8 берәмлек техникасын, шул исәптән 2 танкын күрә.
Механик-йөртүче урынында булган Татарстан егете Рәсим Баксиков оста маневрлар ясый һәм экипаж белән җитәкчелек итә. Командир урынында булган лейтенант Александр Леваков оператив һәм грамоталы рәвештә максат күрсәтмәсен наводчикка тапшыра һәм танк уты белән җитәкчелек итә.
Беренче минутларда наводчик-оператор Алексей Неустроев төгәл ут белән дошманның ике Т-72Б танкын да юк итә. Тагын 30 минуттан соң бер «М113» бронетранспортеры һәм биш «MaxxPro» бронетранспортеры десант белән бергә юк ителә.
Дошманның соңгы хәрби машинасын юк иткәннән соң, танк экипажы тагын 40 минут дәвамында мотоукчы подразделениеләрен дошманнан саклап тора. Хәрби машинада боекомплект беткәч, экипаж командиры яңадан зарядка алырга барырга карар итә, ә бәрелеш барган урынга башка танк җибәрелә.
Пехотага өч тапкыр атудан соң, икенче танк дошманның артиллерия утыннан зарарлана. Зыян килгән танк экипажына кичекмәстән ярдәм кирәклеген аңлап, өлкән лейтенант үз экипажы белән бергә әлеге танкны куркынычсыз урынга эвакуацияләргә карар кыла. Буксирлауны туктаусыз ут астында башкарганнар. Хәрбиләрнең тәвәккәл гамәлләре нәтиҗәсендә, зыян күргән танк экипажы коткарыла.
Бәрелеш барышында дошманның, юк ителгән техниканы исәпкә алмаганда, 100дән артык сугышчысы юк ителгән һәм яралаган, дип яза «Татар-информ».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз