news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Украина хәрби көчләренең журналистларга һөҗүме вакытында «Россия-24» хәбәрчесе яраланган

Украина пилотсыз очкычы журналистларга һөҗүм иткән чакта «Россия-24» телеканалы хәбәрчесе Борис Максудов ярчык тиеп яраланган. Һөҗүм журналистлар Запорожье өлкәсендә материал әзерләгәндә була. Бу хакта Россия Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Украина хәрби көчләренең Запорожье өлкәсе торак пунктларын утка тотуы турында материал әзерләүче Россия журналистлары төркеменә 22 ноябрьдә Украина хәрби көчләре пилотсыз очкычтан ярчыклы боеприпас белән һөҗүм ясады», – диелгән ведомствоның Telegram-каналында.

Журналист оператив рәвештә Россия Саклану министрлыгының медицина учреждениесенә эвакуацияләнә. Аның гомеренә куркыныч янамый. Борис Максудовка барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелде, дип билгеләп үттеләр министрлыкта. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot