news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украина тышкы эшләр министры: Крым татарлары - Украинаның аерылгысыз өлеше

Бу хакта Павел Климкин Анкарада Кырым төркиләренең үзара ярдәм һәм мәдәният Ассоциациясе оештырган ифтар вакытында белдергән.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Крым татарлары - Украинаның аерылгысыз өлеше. Бу хакта Анкарада Кырым төркиләренең үзара ярдәм һәм мәдәният Ассоциациясе оештырган ифтар вакытында Украинаның тышкы эшләр министры Павел Климкин әйтте, дип хәбәр итә Анадолу сайты.

Чарада шулай ук Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу, крым-татар халкы лидеры, Украина парламенты депутаты Мостафа Әбделҗәмил Кырымоглу да катнашкан.

“Украинада 1 миллионнан артык татар яши, алар безнең халыкның һәм мәдәниятнең аерылгысыз өлеше булып тора. Мөселман җәмгыяте Украина дәүләтен саклауда һәм үстерүдә мөһим роль уйный”, дип белдерде Климкин.

Бүген Крым татарлары, оккупация шартларында, каты басымга һәм эзәрлекләүләргә дучар булып, үз хокукларын яклый, дип билгеләп үтте Павел Климкин.

Украина дипломатиясе башлыгы Украинаның территориаль тулылыгы һәм суверенитетына ярдәм итү һәм бу юнәлештә ныклы адымнары өчен Төркиягә рәхмәтен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100