news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Украина Тышкы эшләр министрлыгы Путинның Кырымга визиты өчен ризасызлык белдергән

Россия Президенты Владимир Путин Ялтада Гомумроссия халык фронты форумында катнашу өчен Кырымга килгән.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Украина Тышкы эшләр министрлыгы Россия министрлыгына Владимир Путинның Кырымга визиты өчен ризасызлык белдергән, дип хәбәр ителә Украина министрлыгы сайтында дип яза RT.

Украина ведомствосында билгеләп үтелгәнчә, "Украинаның суверен территориясенә, Киев белән килешмичә, Россиянең вазифаи затлары килүен булдырмауга игътибар иткәннәр". Киев фикеренчә, Украина составына Кырым һәм Севастополь керә.

Россия Президенты Владимир Путин бүген, 26 октябрьдә Ялтада Гомумроссия халык фронты форумында катнашу максаты белән Кырымга килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot