news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Украина «Татмедиа» агентлыгына карата санкцияләр кертте

Исемлеккә шулай ук медиахолдинг вәкилләре Шамил Садыйков, Алсу Исмәгыйлева һәм Ринат Билалов та кергән.

Украина «Татмедиа» агентлыгына карата санкцияләр кертте
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Украина Россиянең медиа тармагы белән бәйле 17 оешмасы һәм 29 журналистына карата санкцияләр кертте. Бу хакта указны Киев режимы башлыгы Владимир Зеленский имзалаган.

Санкциләр кабул ителгән оешмалар исемлегенә Россия Журналистлар берлеге, шулай ук аның Кырымдагы, Донецк Халык Республикасындагы, Луганск Халык Республикасындагы, Севастополь, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендәге бүлекләре, «Газета.ру» һәм «Лента» акционерлык җәмгыятьләре, шулай ук «СМИ2», «ФедералПресс», «Утро.ру» һәм башкалар кергән. Татарстаннан «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә карата да санкцияләр кертелгән.

Журналистлардан исемлектә Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев, журналистлар Игорь Беда, Екатерина Венявская, Россия авторлар җәмгыяте әгъза-корреспонденты Олег Карпович бар. Исемлеккә шулай ук «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, акционерлык җәмгыятенең медиадиректоры Алсу Исмәгыйлева һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов та кергән.

Документ нигезендә, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә карата активларны блокировкалау, сәүдә операцияләрен тулысынча туктату, капиталларны чыгаруны чикләү, икътисади һәм финанс йөкләмәләрен үтәүне туктату, Украина территориясендә медиа таратуны тыю һәм электрон коммуникация хезмәтләрен күрсәтүне туктату кебек чикләү чаралары комплексы кертелгән. Шулай ук Украина территориясендә tatar-inform.ru, Татар-информ.tatar интернет-ресурсларына һәм аларның Telegram һәм YouTube платформаларындагы ресурсларына керү мөмкинлеге чикләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot