news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украина радиостанцияләрендә яңгыраган җырларның 25% дәүләт телендә булачак - яңа закон

Моннан тыш, закон радио оешмаларыннан көнлек эфирның 60% да ким булмаган өлешен дәүләт телендә алып баруны таләп итә.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Украинаның әйдәп баручы радиостанцияләре җырларның күләме һәм дәүләт телендә тапшырулар алып бару турында меморандумны имзалады. Бу хакта Украинаның телевидение һәм радиотапшырулар Милли советының хәбәренә сылтама белән Интерфакс агентлыгы хәбәр итә.

15 октябрьдән күчеш чоры игълан ителгән, бу чорда радиолар тест режимында законны үтәп карый ала. Бу чор дәвамында Милли совет украин авторларының һәм башкаручыларның әсәрләрен яңгырату тәртибендәге тайпылышлар өчен санкцияләр кулланмаячак. 8 ноябрьгә кадәр радио оешмалары эфирда яңгыраган җырларның яңа законга туры килү-килмәвен тикшерү өчен плей-листларын Милли советка экспертизага тапшыра ала.

Тест чоры 2016 елның 8 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Закон тулы куәтенә эшли башлаганның беренче елында радиоларда дәүләт телендә яңгыраган җырлар күләме 25% ким булмаска тиеш. Икенче елдан бу күрсәткеч 30%, өченче елдан 35% тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, закон радио оешмаларыннан көнлек эфирның 60% да ким булмаган өлешен дәүләт телендә алып баруны таләп итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100