Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Украина президенты хакимият органнарын кырым татарларына җир бүлеп бирергә чакырды
Украина президенты хакимият органнарын кырым татарларына җир бүлеп бирергә чакырды
(Симферополь, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Киевта В.Ющенко рәислегендә узган Украинаның милли куркынычсызлык һәм оборона Советы утырышында президент Кырым һәм Үзәк Украина хакимиятен каршылыклы вәзгыять тудырмаска, шулай ук кырым татарларына йортлар салу өчен җир бүлеп бирергә чакырды. “Киевның дәү абзыйлары” Кырымда 70шәр гектар җирне законсыз рәвештә үзләштергән очракларны ишетеп белүе хакында да ачыктан-ачык белдерде ул. Биредә даладагы түгел, ә Кырымның Көньяк яр буендагы уңдырышлы җирләр хакында сүз бара. Президент билгеләп үткәнчә, чынлыкта “басып алучы” инде менә 15 ел буена үзенә тиешле 6 сотый җирне ала алмый тилмерүче кырым татары түгел, бәлки нәкъ менә әлеге дә баягы “өлкән абзыйлар” бит.
Утырышта Кырым темасы хакында өч сәгать сүз барды. Аның эшендә Украина Югары Радасы депутаты, Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев, Кырым Югары Радасы Рәисе Анатолий Гриценко, сәясәтчеләр һәм депутатлар, комитет һәм министрлык вәкилләре катнашты. Утырышта М.Җәмилев кырым татарларына җирне соңыннан аларда кырым татар бистәләре төзү өчен зур-зур өлешләр белән бүлеп бирергә тәкъдим итте.
Әлеге мәсьәлә буенча Украинаның милли куркынычсызлык һәм оборона Советы тарафыннан кабул ителгән хәлиткеч карарлар бу атна азагында билгеле булыр һәм матбугатта басылып чыгар дип көтелә. Кайбер Кырым депутатларының таләпләренә дә карамастан, Кырым Югары Радасы Рәисе А.Гриценко Кырым Югары Радасы көн тәртибенә җир турындагы мәсьәләне милли куркынычсызлык һәм оборона Советы утырышына кадәр кертүгә каршы чыкты. Президент үз сүзен кистереп әйтте һәм аның Кырымда нинди яңгыраш аласын озак көтәсе калмады инде. Мәҗлес Рәисе М.Җәмилев шулай ук “нинди генә яхшы карарлар кабул ителсә дә, аларның ничек үтәлүен тикшерергә кирәк”, дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз