Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Украина пилотсыз очкычлары Россиянең көньягында Wildberries складларына һөҗүм иткән
Украина Кораллы көчләре пилотсыз очкычлары Краснодарда һәм Ставрополь краендагы Невинномысск шәһәрендә Wildberries складларына һөҗүм иткән. Зыян күрүчеләр бар, дип хәбәр итә компаниягә нигез салучы Татьяна Ким социаль челтәрләрдә.
«Бүген төнлә Краснодар һәм Невинномысскидагы логистик үзәкләргә һөҗүм иттеләр. Профильле хезмәтләр белән бергә һөҗүм нәтиҗәләрне бетерү буенча эш алып барабыз», - дип язган Ким.
Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров хәбәр иткәнчә, Невинномысскида медикларга 5 кеше мөрәҗәгать иткән, ә шәһәрдә локаль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл режимын игълан иткәннәр. Зыян күрүчеләрнең берсен хастаханәгә салганнар.
Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев сүзләренчә, складка һөҗүм вакытында 10 кеше зыян күргән һәм янгын чыккан. Өчесе – авыр хәлдә, тагын берсе – уртача авырлыкта. Калганнарга амбулатор ярдәм күрсәтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз