news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украина Луганскидагы нефть базасына һөҗүм иткән

Узган төндә Украина Кораллы көчләре Луганскида урнашкан нефть базасына һәҗүм итте, дип хәбәр итте Пасечник.

Һөҗүм ATACMS ракеталары белән ясалган дип фаразлана.

Беренчел мәгълүматлар буенча, нефть базасының биш хезмәткәре зыян күргән, алар хастаханәгә озатылган.

Һөҗүм аркасында электр тапшыру линияләре зыян күргән, нефть базасы урнашкан райондагы йортлар өлешчә электр энергиясез калган. Югары басымлы газүткәргечтә янгын чыккан. Янгынны сүндерүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Луганскидагы барлык бүлекчәләре катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100