Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Украина Кораллы көчләре Привольеда автомобильгә һөҗүм иткәннән соң ике кеше һәлак булган
Украина Кораллы көчләре Луганск Халык Республикасы Приволье шәһәрендә граждан автомобиленә пилотсыз очучы аппарат белән һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә гаилә пары һәлак булган, дип хәбәр иттеләр Луганск Халык Республикасы Хөкүмәтендә.
«Автомобильдә Владимир Молодык һәм аның хатыны Ольга булган. Икесе дә җитди җәрәхәтләнгән һәм үлгән», - диелә хәбәрдә. Шулай ук хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, һәлак булган Владимир Молодык Лисичанск администрациясендә эшләгән булган.
Элегрәк без Белгородта Украина Кораллы көчләре пилотсыз очучы аппараты күп фатирлы йортка һөҗүм итте, дип хәбәр иттек. Якынча мәгълүматлар буенча, бер тыныч кеше зыян күргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз