news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Украина Кораллы көчләре Кырымда пассажир поездына һөҗүм иткән, машинист ярдәмчесе үлгән

Украина Кораллы көчләре Кырымда пассажир поездына һөҗүм иткән. Бу хакта төбәк башлыгы Сергей Аксенов хәбәр итте, дип яза ТАСС.

«Мәскәү-Симферополь пассажир поезды тепловозына дошман дроны һөҗүмендә машинист ярдәмчесе һәлак булган, машинист яраланган, пассажирлар зыян күрмәгән», – дип язган Аксенов социаль челтәрләрдә.

Ярымутрауда барлык поездларның пассажирларын эвакуациялиләр. Аларны билгеләнгән урынга кадәр автобуслар белән китерү мәсьәләсе хәл ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot