news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Украина Кораллы көчләре һөҗүменнән соң Луганскида 40тан артык шахтер җир астында кала

Узган төндә Украина Кораллы көчләре Луганск Халык Республикасындагы «Белореченская» шахтасы территориясенә һөҗүм иткән, электр подстанциясенә зыян килгән. Ут сүнү аркасында 41 шахтер җир астында калды, дип хәбәр итә республика башлыгы Леонид Пасечник.

«Ут сүнү аркасында 41 шахтер җир астында кала. Алар белән элемтә урнаштырылды, аларның эчәргә яраклы су запасы бар. Барлык кирәкле хезмәтләр эшчеләрне коткару һәм шахталарда электрны торгызу буенча чаралар күрә», - дип язган ул үз каналында.

news_right_1
news_right_2
news_bot