Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Украина кораллы көчләре һөҗүменнән соң Кырым күпере буенча хәрәкәт вакытлыча туктатылган
Кырым күпере буенча хәрәкәт Украина кораллы көчләре һөҗүменнән соң туктатылды, дип хәбәр итте Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов.
«Дошман Кырым күперенә һөҗүм ясады. Шуңа бәйле рәвештә транспорт хәрәкәте көн уртасына кадәр чикләнәчәк. Нәтиҗәләрне бетерү өчен барлык кирәкле хезмәтләр җәлеп ителде, Керчьта оператив штаб булдырылды», – дип язган Аксенов социаль челтәрләрдә.
Паром юлы турындагы мәгълүматны Кырым Республикасының Транспорт министрлыгында ачыкларга мөмкин, дигән төбәк башлыгы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз