news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Украина Кораллы көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә Чабаксарда бер кеше зыян күргән

Бүген төнлә Украина Кораллы көчләре Чабаксарга һөҗүм итте. Һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән. Бу хакта Чувашия Республикасы башлыгы Олег Николаев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, зыян күрүченең гомеренә куркыныч янамый.

«Төнлә булган һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше зыян күрде. Аның гомеренә куркыныч янамый, аңа ашыгыч ярдәм бригадасы вакытында ярдәм күрсәткән. Хәзерге вакытта зыян күрүче табиблар күзәтүендә», – дип хәбәр итте Николаев. Вазгыять минем һәм профильле ведомстволарның контролендә, дип өстәде ул.

«Урында оператив хезмәтләр эшли, иминлекне тәэмин итү өчен барлык чаралар күрелә», – диде төбәк башлыгы.

Элегрәк РФ Саклану министрлыгы 5 майга каршы төндә 289 Украина БПЛАсын юк итү турында хәбәр итте. Дошман пилотсыз очкычлары, шул исәптән, Татарстан территориясендә дә бәреп төшерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot