news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украина Кемеровода йөзләгән кеше үлеме турында хәбәр таратучыны Россиягә бирмәячәк

Россия Тикшерү комитеты пранкер Вольновны “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендәге янгын корбаннары турында дөрес булмаган мәгълүмат таратуда гаепли.

(Казан, 29 март, “Татар-информ”). Украина Россиягә Кемеровода янгында һәлак булучылар саны турында хәбәр тараткан пранкер Евгений Вольновны бирмәячәк. Бу хакта Украина Куркынычсызлык хезмәте рәсми вәкиле Елена Гитлянскаяга сылтама белән РИА “Новости” хәбәр итә.

“Украина үз гражданнарын бирми”, — дип белдергән Гитлянская.

Россия Тикшерү комитеты Украина гражданы Никита Кувиковка карата (ул халыкка пранкер Евгений Вольнов буларак билгеле) “Нәфрәт яисә дошманлык тудыру” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү - Евгений Вольнов Кемеровода янгында һәлак булучылар саны турында ялган хәбәр тараткан һәм шуның белән һәлак булганнарның һәм зыян күргәннәрнең туганнарында ялгыш фикер тудырып, хәлне катлауландырырга тырышкан, дип саный.

Мәскәүнең Басман суды пранкерга читтән торып арест санкцияләгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100