news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украина качаклары үз иленә кайта башланды - Сергей Иванов

Иванов, качаклар Россиядә калырга тели икән, "аларга ярдәм итү - барлык хакимият органнарының изге бурычы", дип тә өстәде

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Украина качаклары илләренә әйләнеп кайта башлады. Бу хакта РФ Президенты администрациясе башлыгы Сергей Иванов белдерде.

"Соңгы атналарда без качакларның Украинаның көньяк-көнчыгышына - Донецк һәм Луганск өлкәләренә әйләнеп кайта башлавын күрдек", - дип белдерде РФ Президенты администрациясе башлагы Курильск халкы белән аралашкан вакытта.

Иванов, качаклар Россиядә калырга тели икән, "аларга ярдәм итү - барлык хакимият органнарының изге бурычы", дип тә өстәде. Ул шулай ук эш бирүче компанияләргә андый хезмәткәрләрнең гаиләләренә хезмәти торак бирү турында да уйларга тәкъдим итте.

Администрация башлыгы ассызыклаганча, Украина халкын берәү дә Россия гражданлыгын кабул итәргә мәҗбүриләми: алар Россиядә теләсә нинди статуста, шул исәптән качак статусында да, яши һәм эшли ала. Иванов искәрткәнчә, Украинадан берничә качак Куриль утрауларына кадәр барып җиткән, дип хәбәр итә "Интерфакс".      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100