news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Украина һөҗүменнән соң Ростов өлкәсендәге бистәдә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән

Украина кораллы көчләренең массакүләм һөҗүме нәтиҗәсендә Ростов өлкәсенең Матвеев Курган бистәсендә нефть базасында янгын чыккан. Бу хакта Матвеево-Курган районы администрациясе башлыгы Дина Алборова хәбәр итте, дип яза ТАСС. Бистәдә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

Янгынның мәйданы 3,6 мең кв. метр тәшкил итә, янгынны сүндерүгә 100 дән артык кеше җәлеп ителгән.

Якынча мәгълүматлар буенча, 17 йорт, 3 кибет, даруханә һәм автомобильгә зыян килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot