news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украина хөкүмәте Россиягә "Евровидения"дә катнашу өчен шартларны атаган

Мәсьәлә Украина кануннары белән проблемасы булмаган башка катнашучыны тәкъдим итеп чишелергә мөмкин.

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Украина хөкүмәте Россия вәкилен "Евровидение-2017" бәйгесенә кабул итү шартларын атады.  Самойлованы Украина кануннары белән проблемасы булмаган башка катнашучы алмаштырган очракта Россия "Евровидение"дә тәкъдим ителә алачак . Бу хакта Украина вице-премьеры Вячеслав Кириленко "Украина радиосы" эфирында хәбәр иткән, дип яза РИА Новости агентлыгы.

"Әлбәттә, без "Евровидения"гә 43 илдән барлык катнашучыларны кабул итәргә әзер, шул исәптән Россия вәкилен дә. Россия бу мәсьәләдән чыгу юлын үзе эзләргә тиеш, Украина кануннары белән проблемасы булмаган башка катнашучыны тәкъдим ителсә,  мәсьәлә бик тиз чишеләчәк", — дип белдергән Кириленко.

Шул ук вакытта вице-премьер Киев Мәскәүнең әлеге шартларны кабул итүенә өметләнүен әйкән. Бәйге тирәсендә килеп чыккан вәзгыятьне Кириленко Россия ягыннан провокация дип бәяләде.

"Без күрәбез, Россия тарафыннан "Евровидение" белән бәйле әлеге провокация – Украинада килеп чыккан вакыйгаларны көчәйтүгә юнәлгән зур чылбырдагы кечкенә боҗра гына", — дигән Украина сәясәтчесе.

Самойлова "Евровидение-2017" бәйгесендә "Flame Is Burning" җыры белән Россияне тәкъдим итәргә тиеш иде. Ләкин аңа Кырымда чыгыш ясаганга күрә Украинага керү тыелган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100