news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украина гражданнарына паспорт һәм туу таныклыгы күрсәтеп Россиягә керү рөхсәт ителде

РФ Президенты Владимир Путин Украина гражданнарына үз илләренең паспортын, туу таныклыгын (16 яшькә кадәрге балалар өчен) һәм башка документларны күрсәтеп Россиягә керергә һәм аннан чыгарга мөмкинлек бирә торган карарны имзалады. Карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Моннан тыш, исемлектә Украина гражданнарының чит ил паспортлары, дипломатик һәм хезмәт паспортлары, диңгезче, диңгез судносы экипажы әгъзасы таныклыгы күрсәтелгән. Россиягә керү һәм чыгу визасыз башкарыла, керү өчен срогы чыккан документларны да күрсәтү рөхсәт ителә.

Әгәр дә кешенең үзендә документлары булмаса, аны искәрмә буларак Россия территориясенә кертергә мөмкиннәр. Әмма бу Россия Эчке эшләр министрлыгы биргән чит ил гражданының шәхесен билгеләү турындагы күчермә нигезендә башкарылачак.

«Украинаның балигъ булмаган гражданины Россия Федерациясеннән үзенең законлы вәкилләренең берсе белән китәргә мөмкин. Әгәр Украинаның балигъ булмаган гражданины Россиядән законлы вәкилләре озатуыннан башка чыккан очракта, аны үзе белән законлы вәкилләрнең берсенең нотариаль рәсмиләштерелгән ризалыгы булган балигъ булган эшкә сәләтле кеше озата барырга тиеш», дип аныклана документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100