Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Украина энергетика объектларын массакүләм утка тоту аркасында ашыгыч рәвештә утны өзәләр
Энергетика объектларын массакүләм утка тоту нәтиҗәсендә Украинаның берничә төбәгендә утны өзәләр.
РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, мондый чаралар Киев шәһәре, Киев, Одесса һәм Днепропетровск өлкәләрендә кулланыла. Донецк халык Республикасында да вазгыять шундый ук.
Киевта утны аварияле өзү сәгатьләп сүндерүгә алыштырыла.
Узган якшәмбедә Украинаның бөтен территориясендә һава тревогасы гамәлдә булды, шуңа күрә хакимияттә утны өзү турында белдерделәр.
Россия хәрбиләре 2022 елдан бирле Украина территориясендәге энергетика, оборона сәнәгате, хәрби идарә һәм элемтә объектларын утка тота. Кремльдә искәртүләренчә, Украина Кораллы көчләреннән аермалы буларак, Россия армиясе торак йортлар һәм социаль объектларны утка тотмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз