news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украина чоры белән чагыштырганда Кырымның табышы ике тапкыр арткан

Кырым икътисадының төп драйверларының берсе туризм булган.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Кырым Республикасының берләштерелгән бюджет табышын 2016 елда якынча 40,6 миллиард сум салым һәм салымнан тыш керем тәшкил иткән. Бу хакта 2016 елда республика Хөкүмәтенең эше нәтиҗәсе буенча хисап тоткан Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов хәбәр итә, дип яза “Российская газета”.

2015 ел белән чагыштырганда, табыш өчтән бер өлешкә арткан. Моннан тыш, план күрсәткечләре 12 процентка арттырып үтәлгән.

Кырым Республикасы башлыгы Укриана чоры белән чагыштырганда, бюджет кереме ике тапкыр артты, дип белдергән. Шул ук вактытта бу исәпкә әле федераль ярдәм кертелмәгән. Кырым икътисадының төп драйверларының берсе туризм булган. 2016 елда әлеге тармактан салым керемнәре 15 процентка арткан һәм 2,4 миллиард сум тәшкил иткән.

Уңай тенденциягә шулай ук икътисад һәм иҗтимагый өлкәне финанслау күләме арту да кертелгән.

Тулаем алганда, берләштерелгән бюджет чыгымнары 131 миллиард сум булган. 2015 ел белән чагыштырганда, ул өчтән бер өлшкә арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100