news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Украина 9 Майда хәрби хәрәкәтләрне туктатып тору турындагы килешүне 20 мең тапкыр бозган

Украина Кораллы көчләре 9 Май уңаеннан махсус операция зонасында хәрби хәрәкәтләрне вакытлыча туктатып тору турындагы килешүне 20 меңнән артык тапкыр бозган. Бу хакта Россия Саклану министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Махсус операция зонасында хәрби хәрәкәтләрне туктатып тору режимы гамәлдә булган чорда Украина ягы килешүне 23 802 тапкыр бозды», – дип белдерделәр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot