Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уиткофф: Трамп Россия һәм Украинага ультиматум куйды
АКШ Президентының махсус илчесе Стив Уиткофф АКШ президенты Дональд Трамп Украинадагы низагның якларына ультиматум куйды, дип белдерде. Трамп Россия белән Украина арасында турыдан-туры сөйләшүләр уздыруны таләп итә. Россия Киевка алдан белдерелгән шартларсыз сөйләшүләр башларга тәкъдим иткәнче яздырылган интервьюда Уиткофф Америка лидеры якын арада мондый сөйләшүләр булмаса, АКШ җайга салу процессыннан читләшергә мөмкин, дип кисәтүе турында сөйләде.
«Президент (Трамп – ред. иск.) ике якка да ультиматум белдерде. Ул турыдан-туры сөйләшүләр булмаган һәм алар тиз арада уздырылмаган очракта, АКШ бу низагтан читләшергә һәм катнашмаска тиеш, дип саный», - дип белдерде Уиткофф узган пәнҗешәмбедә Ак йортта Breitbart порталына биргән интервьюда.
Уиткофф ассызыклаганча, АКШ Мәскәү һәм Киев арасындагы турыдан-туры сөйләшүләрдә арадашчылык итәргә тели. Ул шулай ук бу процесста арадашчы роленә үз кандидатурасын тәкъдим итте.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Украинага 15 майда Истанбулда алдан белдерелгән шартларсыз турыдан-туры сөйләшүләрне яңадан башлап җибәрергә тәкъдим итте. Ул әлеге сөйләшүләр барышында утны туктату турында килешүгә ирешү мөмкин булу турында белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз