Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Уйнагыз, гармуннар»да катнашкан «Туймазы мәрҗәннәре»: Сокланып туймаслык матур бәйрәм!
Республика көне уңаеннан 40нчы тапкыр узган «Уйнагыз, гармуннар» фестивале меңләгән тамашачыны һәм Татарстанның, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән тамашачыларны җыйды. Монда Башкортстанның Туймазы шәһәре һәм районының татар-хатын кызларын берләштергән «Ак калфак» бүлекчәсенең «Туймазы мәрҗәннәре» ансамбле дә чыгыш ясады.
«Бу фестивальдә беренче тапкыр катнашабыз. Шушы искиткеч бәйрәмгә – Туймазыдагы «Бабай утары» музей-этнографик комплексында сигезенче тапкыр уздырылган «Җырлыйк әле» төбәкара музыкаль фестиваль конкурсында Гран-при яулау нәтиҗәсендә килдек. Сокланып туймаслык матур бәйрәм! Без куанып, шатланып бетә алмыйбыз. Казаныбыз, Татарстаныбыз шулкадәр гүзәл, шаккатмалы бәйрәм тантанасы», – дип сөйләде ансамбльнең, җирле «Ак калфак»ның җитәкчесе, педагогика һәм хезмәт ветераны Рәвия Фәрхитова «Татар-информ»га.
Әңгәмәдәш сөйләшү барышында Татарстанга рәхмәтле булуларын да ассызыклап үтте.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Безнең иҗат коллективы алтынчы ел эшләп килә. Көн болытлап, яңгыр явып торса да күңелләребез шат, боз явып торса да җырлый торган халык без. Бик рәхмәтлебез, безне бик яхшы кабул иттеләр», — ди ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
- Ансамбль әгъзалары арасында хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да бар. Рәвия Фәрхитованың тормыш иптәше Адонис Фәрхитов та бу иҗат коллективы составында чыгыш ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз