Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Уйнагыз, гармуннар!» XXXX Республика фестивалендә шушы чараның тарихы турында сөйләнәчәк
Быел Казанда 30 августта «Уйнагыз, гармуннар!» XXXX Республика халык иҗаты фестивалендә әлеге чараның тарихы белән таныштыру булачак.
Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында фестивальгә багышланган матбугат очрашуында тележурналист, «Уйнагыз, гармуннар!» телетапшыруының авторы һәм алып баручысы Айзилә Батырханова хәбәр итте.
Ул соңгы дүрт елда 30 августта бәйрәм чарасын үзе алып барганын искәртте. «1985 елдан бирле Республика көнендә гармунчыларыбызны күрсәтәбез. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә чәршәмбе чыгып килә торган тапшыруда чыгыш ясаган гармунчылар телевидение йолдызларына әйләнделәр. Бу тапшыру кирәк иде, моны бик күп кайтавазлар исбатлый», – диде.
«Гармунның аһәңнәре үк татарныкы. Шатлыклы мизгелләрдә дә, авыр вакытларда да кулга гармун алабыз. 40 ел дәвамында бәйрәм бик күп халыкны җыя. Архивта 1990 елгы видео килеп чыкты, андагы халыкның күплеген күрсәгез. Шунда катнашкан кайбер кешеләр әле дә уйный. Серне ачам: быелгы фестивальдә гармуннар тарихы турында да сөйләячәкбез. Фестиваль тарихы турында белү тамашачыларга кызык булыр», – диде Айзилә Батырханова.
Быелгы пролог өлешенең сценарий авторы – Татарстанның халык артисты, Казан филорамониясе сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз