news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Уйнагыз гармуннар!» бәйрәмендә гармунчылар парады алдыннан Илсөя Бәдретдинова барачак

«Уйнагыз гармуннар!» бәйрәмендә гармунчылар парады алдыннан Илсөя Бәдретдинова барачак
Фото: © Салават Камалетдинов \ "Татар-информ"

30 августта Татарстан Республикасы көне уңаеннан уза торган «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваленең гармунчылар парадын Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова җитәкли.

Фестиваль быел XXXVIII тапкыр үткәрелә. Чара 11:00 сәгатьтә Камал театры алдындагы мәйданда концерт программасы белән башлана. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, «Уйнагыз гармуннар!» үзен фестиваль буларак кына түгел, ә халык бәйрәме буларак раслады. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Уйнагыз, гармуннар!» фестивале Казанда халкыбызны туплый торган, халык күңеленә барып җитә торган, җылы кабул ителгән чара. Халкыбызның яшәешен гармуннан башка күз алдына китереп булмый. Гармунчылар саны азая диләр, мин килешмәс идем. Чарага меңнән артык катнашучы килә. Сәхнәдә төбәкләрдән килгән виртуоз гармунчылар да чыгыш ясаячак. Ике ел гармунчылар парадын Фирдүс Тямаев җитәкләде. Быел Илсөя Бәдретдинова була. Аның төркемендә баянчылар, гармунчылар бар. Алар да булачак», – диде ул.

Фото: © Солтан Исхаков

Шакиров сүзләренчә, концерт барышында «Татар халкының милли үзенчәлеге» дәүләт программасы кысаларында иҗат коллективларына милли костюмнарга сертификатлар, тальян гармуннар тапшырылачак.

14:00 сәгатьтә «Гармунчылар парады» башлана. Гармунчылар һәм татар фольклор иҗат коллективлары Бауман урамы буйлап Кремль яр буена кадәр уза. 15:00 сәгатьтә Яр буенда концерт башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100