news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмендә гармунчылар парады алдыннан Фирдүс Тямаев барачак

«Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмендә гармунчылар парады алдыннан Фирдүс Тямаев барачак
Салават Камалетдинов

«Уйнагыз, гармуннар!» республика бәйрәмендә гармунчылар парады алдыннан быел да Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев барачак.

«Быел бәйрәм Казан Кремленең Спас манарасы янәшәсеннән – 1 нче май мәйданыннан башлана. Гармунчылар парады Бауман урамы буйлап үтеп Камал театры янындагы мәйданга киләчәк», дип хәбәр итә Мәдәни ресурслар үзәге.

Музыкаль флешмобта Татарстан Республикасы һәм Россия регионнарыннан җыелган 1000нән артык гармунчы катнашачак.

Бәйрәм традиция буенча 30 августта - Республика көнендә үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot