news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ухтада яшәүче татар һәм башкорт гаиләләре иҗади бәйгедә көч сынашты

"Бәхетле гаилә" бәйгесен Ухта шәһәренең "Бердәмлек" татар һәм башкорт милли-мәдәни мохтарияте оештырды.

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Коми Республикасының Ухта шәһәрендә “Бәхетле гаилә” бәйгесе үтте, дип хәбәр итәләр җирле “Бердәмлек” татар һәм башкорт милли-мәдәни мохтариятеннән.

Бәйгедә татар һәм башкорт гаиләсе – Линара белән Денис Сарапуловлар һәм Нурия белән Әхнәф Шакировлар катнашты. Алар үзләренең нәсел тамырлары, танышу тарихы, гаилә традицияләре турында сөйләде.

Гаиләләргә төрле иҗади сынаулар да үтәргә туры килде. Нурия Шакирова биеп күрсәтсә, Линара Сарапулова халык җырын башкарды. Хуҗабикәләр кунакларны милли ризыклар белән сыйлады. Аларның ана телен, халык мәкальләрен белүләрен дә тикшерделәр: Татарстан һәм Башкортстаннан килгән кунаклар Ухта татарлары һәм башкортлары тормышы турында сораштырды.

Халык традицияләре бәйгесендә гаиләләр каз өмәсе йоласы, каз мамыгыннан мендәр ясау үзенчәлекләре белән таныштырды.

Бердәмлек җиңгән бәйгедә Ухтада яшәүче бүтән татар һәм башкорт гаиләләре дә иҗади чыгышлар ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100