Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәттә пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы гамәлдән чыгарылды
Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәт шәһәрләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы гамәлдән чыгарылды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Элегрәк бу шәһәрләрдә яшәүчеләргә яшеренү урыннарына төшәргә киңәш иткәннәр иде.
Татарстанда 10:39 сәгатьтән пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә. Түбән Кама аэропорты рейсларны вакытлыча кабул итми һәм җибәрми.
Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, һава һөҗүменнән саклану чаралары Мәскәү вакыты белән 08:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр ТР территориясендә бер дронны бәреп төшергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз