news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Угол» иҗат лабораториясе драматургы Дина Сафина «Алтын битлек» премиясенә лаек булды

Мәскәүдә «Алтын битлек» театр премиясе лауреатлары игълан ителә.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Угол» иҗат лабораториясе драматургы Дина Сафина «Алтын битлек» театр премиясенә лаек булды.

Премия «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасында хәзер тапшырылды. Тантана онлайн күрсәтелә.

Дина Сафина премиягә «5 mm/h» әсәре өчен лаек булды.

Сәхнәгә премия алырга чыккан Дина Сафина «Угол» иҗат лабораториясенә рәхмәт әйтте. «Бүген „Угол“ иҗат лабораториясенең туган көне. Аллаһы әкбәр», — диде ул.

Мәскәүдә «Алтын битлек» театр премиясен лауреатлары игълан ителә. Илнең иң дәрәҗәле премиясенә дәгъва итүчеләр арасында «Угол» иҗат лабораториясе һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot