news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкына керемнәрне 30 апрельгә кадәр декларацияләргә кирәклеген искәрттеләр

2025 елда милек сатып, лотереягә әйбер отып, арендага биреп һәм башка юллар белән керем алган гражданнар салым хезмәте алдында мөстәкыйль рәвештә хисап тотарга тиеш, дип хәбәр иттеләр Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

3-НДФЛ формасы буенча декларацияне 2026 елның 30 апреленә кадәр тапшырырга кирәк. Шулай ук шәхси эшмәкәрләр, хосусый практика нотариуслары, адвокатлар һәм адвокат кабинетларын гамәлгә куючылар да билгеләнгән вакытта керемнәре турында хисап тотарга бурычлы.

Моны «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы аша эшләү уңайлы. Декларациядә күрсәтелгән салымны 2026 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot