news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә чыгыш ясаячак

25 майда Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле Россия Милли һөнәри иҗат коллективлары берлегенең «Россия халыклары бердәмлеге елында» фестиваль-форумы кысаларында Мәскәү дәүләт академик филармониясенең П.И.Чайковский исемендәге концертлар залында үз программасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Бу кичтә коллектив сәхнәне М.Фирсов исемендәге «Русь» дәүләт вокаль-хореография ансамбле белән бүлешәчәк.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Россиянең төрле почмакларыннан килгән әйдәп баручы милли коллективлар тамашачыга ил мәдәниятенең байлыгын һәм күптөрлелеген күрсәтү өчен бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. Коллективларның һәрберсе үз төбәге мәдәни традицияләренең уникальлеген ачып бирәчәк.

«Чайковский исемендәге зал сәхнәсендә чыгыш ясау - теләсә кайсы коллективның һөнәри дәрәҗәсенең иң мөһим күрсәткече, аның осталыгын тану һәм зур иҗади уңыш, - дип билгеләп үттеләр коллективның матбугат хезмәтендә. - «Мирас» өчен бу концерт аерым әһәмияткә ия: ансамбль бу легендар сәхнәдә беренче һәм бүгенге көнгә кадәр бердәнбер тапкыр 2014 елда чыгыш ясады. 12 елдан соң коллектив яңадан башкорт мәдәниятен Россиянең иң абруйлы академик мәйданчыкларының берсендә тәкъдим итү мөмкинлегенә ия буды».

«Мирас» җыр һәм бию ансамбле программасында дистә еллар дәвамында репертуарның нигезен тәшкил иткән һәм коллективны Россиядә генә түгел, ә халыкара фестивальләрдә дә Башкортстанның визит карточкасы итүче номерлар бар.

Концертны Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «Росконцерт» ярдәмендә Россиянең Милли һөнәри иҗат коллективлары берлеге оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot