news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфдагы татар эшкуары беренче Милли аш-су йортын ачты

Уфдагы татар эшкуары беренче Милли аш-су йортын ачты

(Уфа, 24 ноябрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы киң билгеле татар эшкуары, «Пышка» дип исемләнгән аш-су челтәре генераль директоры Рәсимә Мусина чираттагы зур эше белән сокландырды. Уфада әлегә беренче Милли аш-су йортын ачты ул. Йөз урынга исәпләнгән ризыклану йортында татар һәм башкорт милли ашларының дистәләрчә төре әзерләнәчәк һәм тәкъдим ителәчәк.

Булдыклы милләттәшебез Рәсимә Мусина берничә ел эчендә үзе җитәкләгән “Пышка” аш-су челтәрен күп төбәкләргә таныта алды. Уфада гына да аның шушы челтәргә караган дистәдән артык ашаханәләре, кафелары бар. Әйе, «Пышка» ашханәләр челтәре Уфада бар халыкның сөюен яулады, чөнки биредә барлык азык-төлек үзенең иң югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Аннан соң биредә хуҗабикәләрнең үз өйләрендәге аш-су пешерүне җиңеләйтү өчен күп эшләр башкарыла. Биредә әзерләнгән ярымфабрикатлардан тиз генә арада бик тәмле аш-су өлгертеп була.

«Пышка» челтәре ашханәләре милли кухняны популярлаштыруга да зур өлеш кертә. Монда әзерләнгән милли ризыкларыбыз телеңне йотарлык. Кыстыбый, гөбәдия, мантый, пылау, тукмачлы аш, өчпочмаклар, вак бәлешләр һәм башка тәмле ашларыбызны өйдәгечә күңел җылысын салып әзерлиләр биредә.

Башкортстандагы иң булдыклы милләттәш хатын-кызларыбызның берсе булган Рәсимә Әзһар кызы Мусина, Россия күләмендә уздырылган бәйгеләрдә катнашып, «Хатын-кыз ел директоры» исеменә лаек булган иде. Тукландыру индустриясе өлкәсендә Россиянең иң югары җәмәгатьчелек бүләге – “Алтын торна” премиясе белән дә бүләкләнде Рәсимә ханым һәм аның киң билгеле ширкәте.

Әле Уфаның иң үзәгендәге Революция урамында ачылган Милли аш-су йорты да тиз арада популярлык яулаячагы шиксез. Шушы йортны ачу вакытында ясаган чыгышында Рәсимә ханым мондый йортларны киләчәктә республиканың тагын берничә шәһәрендә, шулай ук Чиләбе, Ырымбур өлкәләрендә, хәтта Казакъстанда да ачарга җыенуларын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot