Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфаның «Нур» театрында «Сәхибҗамал» оешмасының юбилее узды
Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында «Сәхибҗамал» оешмасының юбилеена багышланган тантаналы кичә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге вакыйга оешманың күпьеллык тарихын, татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклаудагы хезмәтен, бердәмлек һәм дуслык традицияләрен чагылдырды. Юбилей кичәсендә кунаклар, оешма әгъзалары һәм мәдәният өлкәсе ветераннары катнашты.
Чарага шулай ук Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов та килгән иде. Ул оешма коллективын юбилей белән ихлас котлады, «Сәхибҗамал»ның татар мәдәниятен саклау һәм үстерү, милләтара татулыкны ныгыту юнәлешендәге эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.
Тантана барышында Тәслимә Вәлиевага Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиллегенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук Зөһрә Исламова һәм Флёра Шарипова «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Алар күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, татар мәдәниятен һәм милли традицияләрне саклауга керткән зур өлешләре өчен югары бәягә лаек булды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз