news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфаның «Нур» татар театры актрисасы Резидә Зарипова Станиславский медале белән бүләкләнде

Уфаның «Нур» татар театры актрисасы, Башкортстанның халык артисты Резидә Зариповага Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Әхтәм Абушахманов Станиславский медален тапшырган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Актриса алтын юбилеен Зөлфәт Хәкимнең «Мәхәббәт тозагы» спектакле белән билгеләп үткән. Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты Илдар Вәлиев.

«Резидә Зарипова тамашачыларының яратуына һәм театр җәмәгатьчелегенең тануына лаек булган, театр үсешенә зур өлеш керткән, якты рольләр тудырган актриса. Шуңа күрә аны бу бәйрәм белән котларга рәхмәтле тамашачылары зал тутырып җыелган», диелә хәбәрдә.

Театрның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның котлау хатын Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин укыган. Юбилярны Башкортстан Республикасы Дәүләт җыены-Корылтаеның фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Заһир Хәкимов котлаган һәм Корылтайның рәхмәт хатын тапшырган.

Актрисаны хезмәттәшләре – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры, Туймазы татар дәүләт драма театры, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артистлары котлаган.

Чараның котлау өлешен «Нур» театры артистлары Эльвира Бигалиева һәм Айдар Хөснетдинов алып барган. Спектакльдән соң котлаулар дәвам иткән. Юбилярны театр директоры, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзат Габидуллин котлаган һәм бүләкләгән. Шулай ук Фирзат Габидуллин актрисага Караидел районыннан котлаулар тапшырган.

Тантана ахырында актрисаны «Нур» театрыннан хезмәттәшләре, дуслары, якыннары һәм тамашачылары котлаган. Резидә Зарипова яраткан тамашачылары өчен Флера Шәрипова һәм Гүзәлия җырын башкарган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100