Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфаның «Нур» татар дәүләт театры Мәскәүдә «Тау» спектаклен тәкъдим итәчәк
Уфаның «Нур» татар дәүләт театры «Алтын битлек» XXXII Россия милли театр премиясе кысаларында «Тау» спектаклен тәкъдим итәчәк. Мәскәү тамашачылары спектакльне 2 майда Е.Вахтангов исемендәге театрның төп сәхнәсендә карый алачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Нур» татар дәүләт театрының «Тау» спектакле «Драма театры. Зур форма» номинациясендә премиягә тәкъдим ителгән. Спектакльне режиссер Айдар Җаббаров Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында туган Илдар Юзеев әсәре буенча сәхнәләштергән. Спектакльдә республиканың әйдәп баручы артистлары: Башкортстанның халык артисты Рушат Мөдәрисов, Айдар Хөснетдинов, Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова, Илгизә Муллабаева, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Айнур Баянов катнаша. Спектакльнең сәнгати бизәлешен видеорәссам Игорь Домашкевич, яктылык буенча рәссам Ольга Окулова, пластика буенча режиссер Софья Гуржиева, куючы рәссам Булат Ибраһимов тәэмин иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз