news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфаның «Нур» Татар дәүләт театры 32нче иҗат сезонын ачты

Уфаның «Нур» Татар дәүләт театры 32нче иҗат сезонын ачты
Фото: «Нур» театрының матбугат хезмәте

29 сентябрьдә Уфаның «Нур» Татар дәүләт театры Айгөл Әхмәтгалиева романы буенча режиссер, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин куйган «Туташ» спектакле белән 32нче иҗат сезонын ачты. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Театраль роман жанрында куелган әлеге спектакльнең премьерасы узган иҗат сезоны ахырында булды һәм тамашачылар аны яратып та өлгерде. Спектакль татар театры тарихында беренче актриса буларак танылган Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган. Анда бүгенге «Нур» Татар дәүләт театрының чишмә башы булган профессиональ татар труппасына нигез салган актрисаның ачы язмышы сурәтләнә.

Спектакльдә театрның бөтен труппасы диярлек катнаша. Сезон ачылган көнне театр фойесында тамашачыларны балалар студиясенең татар төркемендә шөгыльләнүчеләр концерт программасы белән каршы алды. Чараны Айгөл Юльякшина алып барды.

Тантаналы өлештән соң тамашачылар залга узды. Алып баручы – Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Дамирә Сәетова аларны сезон ачылышы белән тәбрик итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100