news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле 30 еллыгын билгеләп үтә

21 октябрьдә шәһәрнең мәдәният сараенда Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле коллективының 30 еллыгына багышланган концерт була. Тамашачыга юбилей программасы тәкъдим ителәчәк. Аңа профессиональ коллективның барлыкка килү тарихын чагылдырган композицияләр керә.

Концертта ансамбльне оештырган, күп еллар дәвамында коллективның үсешенә өлеш керткән кешеләрнең исемнәрен, аның барлык җитәкчеләрен искә төшерәчәкләр. Тамашачылар «Мирас» ансамблендә хорның барлыкка килү тарихын беләчәк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

21 октябрьдә 18.00 сәгатьтә Мәдәният йорты фойесында «Мирас» ансамбленә багышланган фотокүргәзмә ачылачак. Тамашачылар коллектив барлыкка килгәннән бирле сакланган архив фотосурәтләрен карый ала.

Иҗади сезон ачылганнан соң, Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле артистлары республика буенча гастрольләргә китәчәк, Туймазы, Октябрь шәһәрләрендә һәм Кыргыз-Миякә авылында концертлар белән чыгыш ясаячак. Ноябрь ахырында Оренбург өлкәсе торак пунктларында - Оренбург, Орск һәм Медногорск шәһәрләрендә, Татар Каргалысы һәм Саракташ бистәләрендә, Александровка һәм Плешаново авылларында чыгышлары планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100