news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфаның «Мирас» ансамбле Татарстанда чыгыш ясаячак

8 апрельдән 15 апрельгә кадәр Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле Татарстанда яшәүчеләргә «Дөнья ритмнары» концерт программасын тәкъдим итәчәк. Гастроль туры республиканың җиде торак пунктын колачлый һәм Казанда чыгыш белән тәмамланачак, дип хәбәр итә «Башинформ».

Гастроль кысаларында Башкортстан коллективы Лениногорск, Бөгелмә, Яр Чаллы, Мамадыш, Чистай, Олыяз (Кукмара районы) авылына һәм Татарстан башкаласына барачак.

Тамашачылар башкорт милли уен кораллары — курай һәм кыл-кубыз яңгырашын ишетәчәк, этник мәдәниятләрнең күптөрлелеген чагылдырган хореография үрнәкләрен һәм сәхнә костюмнарын күрәчәк.

«Мирас» ансамбле өчен Татарстанда гастрольләр традициягә әйләнә. 2024 елда коллектив республикада чыгыш ясады һәм халык тарафыннан җылы кабул ителде. Хәзерге гастрольләр ике төбәк арасында иҗади хезмәттәшлекне дәвам итә һәм тамашачыларны ансамбль репертуары белән таныштыра», — дип хәбәр итә коллективның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot