news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфаның «ИХЛАС» мәхәлләсендә татар җәмәгатьчелеге белән иртәнге чәй узды

Уфаның «ИХЛАС» мәхәлләсендә татар җәмәгатьчелеге белән иртәнге чәй узды
Фото: tatar-congress.org

Бүген Уфаның Киров районында урнашкан «ИХЛАС» мәхәлләсендә татар җәмәгатьчелеге белән иртәнге чәй узды. «Ихлас»ның имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин оештырган чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Татарстанның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов һәм башка хөрмәтле шәхесләр катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә,

Очрашу барышында Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Идрис Газиевка юбилее уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессының кул сәгате тапшырылды.⠀

Конгрессның Башкортстандагы вәкиллеге ярдәме һәм СССРның атказанган спорт мастеры Фәвил Гыйлданов тырышлыгы белән эшләнелгән ике тапкыр Советлар Союзы герое Муса Гәрәевның портреты кунакларга тәкъдим ителде.

Фәвил Гыйлданов каһарманыбыз Муса Гәрәев исемен тагын да ныграк таныту, мирасын саклап, киләчәк буыннарга җиткерү эше белән яна, туган як тарихы буенча эзләнүләр алып бара, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot