Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфаның «Ихлас» мәчете каршындагы «Әлиф» оешмасы Муса Җәлилгә багышланган кичә үткәрде
Уфаның «Ихлас» мәчете каршындагы «Әлиф» иҗтимагый киңлеге «Яттан» проекты кысаларында чираттагы чара уздырган. Бу юлы очрашу татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр итте.
Муса Җәлилнең әдәби мирасы күпмилләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.
«Яттан» проекты кысаларында төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре Җәлилнең шигырьләрен татар, башкорт, рус телләрендә укыган. Чарада катнашучылар шулай ук шагыйрьнең батырлыгы, язмышы һәм иҗаты турында фикер алышкан.
Әлеге очрашу Муса Җәлилнең истәлекле даталары кысаларында үткәрелгән чаралар циклының дәвамы булып тора.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз