news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфаның «Әр-Рәхим» Җәмигъ мәчете манарасына яңа гөмбәз куйдылар

Уфаның «Әр-Рәхим» Җәмигъ мәчете манарасына яңа гөмбәз куйдылар
Фото: https://www.bashinform.ru/

Бүген, 18 августта, Уфадагы «Әр-Рәхим» Җәмигъ мәчетенең бер манарасына кран ярдәмендә яңа гөмбәз урнаштырдылар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте объектны торгызу өчен Волгодонскиның «Грант» инженерлык үзәге ЯАҖ белән килешү төзеде, предприятие конструкциянең өске өлешен әзерләде һәм урнаштырды.

«Башинформ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, 13 мартта көчле җил төзелә торган мәчетнең иске гөмбәзен куптарган иде. Якынча мәгълүматлар буенча, ул инженерлык хатасы нәтиҗәсендә җимерелгән.

Шул ук вакытта, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бер киңәшмәдә бер ай эчендә барлык төзелеш документларын өйрәнергә, объектның торышын бәяләргә һәм аны төзү буенча оператив штаб булдырырга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100