news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфаның юбилеена шәһәр күренешләре сурәтләнгән почта карточкалары чыгара башлаганнар

Почта карточкаларында рәссамнарның Уфа шәһәре күренешләре сурәтләнгән картиналары урын алачак.

(Казан, 18 февраль, «Татар-инофрм»). Уфа шәһәренең 450 еллыгына махсус почта карточкалары чыгарырга керешкәннәр.

Федераль почта хезмәтенең Башкортстан почтасы музее һәм Уфа филателистлары төркеме 2022 елда тамга сугылмаган беренче өч почта карточкасын чыгарган. Бу хакта Башинформ хәбәр итә. 

Ике почта карточкасы рәссамнарның картиналарында Уфа шәһәре турындагы кыйссаны башлап җибәрә. Аларда Уфа рәссамы Георгий Прокшинның «Уфа. Покровск чиркәве» һәм «Уфада иртә» картиналары сурәтләнгән. Почта карточкалары Уфа шәһәренең 2024 елда узачак 450 еллыгына багышлана.

«Башкортстаннан СССР Геройлары» сериясендәге тагын бер почта карточкасы ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100