news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфаның яшь рәссамнары шәмаилләр эшләүдә остара
Биредә соклангыч матур шәмаилләр күргәзмәсе ачылды
Скопировать ссылку
(Уфа, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтендә бүген истәлекле вакыйга.
Биредә соклангыч матур шәмаилләр күргәзмәсе ачылды. Әлеге үзенчәлекле экспозицияне Башкортстан дәүләт педагогия университеты җитәкчеләре оештырды. Ә барлык эшләрне дә шушы уку йортының сынлы сәнгать-графика факультеты талиплары башкарган.
“Әлеге күргәзмәгә әзерлекне берничә ел элек үк башладык, - ди факультет деканы, танылган рәссам Тәлгать Мәсәлимов. - Талиплар бу яңа техникага тотынганда, аларның башлангычының уңышлы барып чыгачагына үзебез дә тулысынча ышанып бетмәгән идек. Әмма яшь рәссамнарыбыз бик тәвәккәл һәм талантлы булып чыкты. Иҗади эзләнүләренә һәм табышларына өлкән рәссамнарның да исе китә. Шәмаилләр эшләүдә алар пыяланы да, агачны да куллана. Әлеге күргәзмәне без Уфадагы күргәзмә залларында да тамашачыларыбыз игътибарына тәкъдим итәчәкбез. Ә кайбер талипларыбыз шәмаилләр сәнгате буенча чыгарылыш дипломнары язарга да җыена”.
Талипларның шәмаил сәнгатенә игътибар юнәлтүен һәм мавыгып иҗат итүен педагогия университеты ректоры Раил Әсадуллин да хуплый. “Без үз диненә хөрмәт күрсәткән, милли рухлы талипларга һәрчак ярдәм кулы сузачакбыз”, - ди ул.
Сынлы сәнгать-графика факультеты деканы Тәлгать Мәсәлимов үзе дә танылган рәссам. Аның графика картиналары күргәзмәсе Башкортстан шәһәрләрендә генә түгел, ә Казанда, Мәскәүдә, Екатеринбургта һәм башка күп төбәкләрдә күрсәтелде. Тәлгать әфәнде үзе дә шәмаилләр эшләү белән мавыга. Тыйнаклыгы белән үзе моны бик сөйләп бармаса да, шәмаилләргә булган сөюе талипларга да нәкъ менә аның үзеннән күчкәндер. Димәк, остазның тырышлыгы бушка китмәгән. Аның игелекле һәм рәхмәтле шәкертләре, булдыклы укучылары киләчәктә дә, Башкортстанда онытылып беткән шәмаил сәнгатен югары дәрҗәгә күтәрер, иншалла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2